Released on November 20, 2020

Thumbnail

Шәмем бетә

Кулларыма тама

Кайнар тамчы

Елый шәм-ана

Шулай язган

Кана, җаным, кана

Син эрисең

Ялкын-сабый яна

Син эрисең

Ялкын-сабый яна

Аем кими

Агып бетә, сүнә

Караңгыда туза

Күккә сеңә

И, төн, тала

Бу алтынны, тала

Ул эрегәч, туа

Ай-бала

Ул эрегәч, туа

Ай-бала

Тәрәзәмнән үбә

Кара тоба

Шул мы инде юлым

Сиңа таба

Мин, ут эзләп

Килгәч ерактан

Кума мине

Зинһар, йөрәктән

Кума мине

Зинһар, йөрәктән