Себер тракты

By 16quyan

Released on November 25, 2024

Thumbnail

Киртәләргә карап

Үтә елларым

Авыр һава сулап

Китә җаннарым

Юллардагы утлар

Яктырталар мине

Елап беткән еллар

Чагылалар инде

Күктә яна ай

Янында йолдыз

Нигә соң болай

Миңа күңелсез?

Көчле бураннар

Томалый юлны

Башымда шул бер

Борчый торган тынгы

Буран тик үземә

Юлларда тыныч

Тик күңелемдә

Бар бер аяныч

Күктә яна ай

Янында йолдыз

Нигә соң болай

Миңа күңелсез?